Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Баш миендә шеш бар..." - Гәрәй Рәхим белән соңгы ӘҢГӘМӘЛӘРНЕҢ берсе

6 сентября 2021 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР

 Бүген, 6 сентябрьдә, иртәнге сәгать 4 тә каты авырудан соң, күренекле шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхим арабыздан китте...15 июльдә аңа 80 яшь тулган иде. Гәрәй Рәхим белән 2020 елның 16 нчы июлендә басылган әңгәмәдән өзек:
— Мин тормышымнан канәгать, — ди Гәрәй абый.

— Яшьтәшләрем, язучылар бер чорда өйләнештек. Барыбызның да диярлек хатыннары берничә яшькә өлкән. Минем дә беренче хатыным 4 яшькә олы иде. Язмышмы, ялгышмы, гомер көзен каршы алырга насыйп булмады. Шуннан мин, хәйләкәр керәшен, яшь хатынга өйләндем. Һәм моңа беркайчан үкенмәдем.

— Иҗат белән һаман шөгыльләнәсезме?

— Әлбәттә. Прозаны да, драматургияне дә ташламадым. Шигырьләр язам. Китаплар чыгару белән шөгыльләнәм.

— Чын исемегез ничек?

— Родионов Григорий Васильевич. 1963 елда Хәсән Туфан: “Рус фамилиясе белән татарча язгач, үз укучыларыңны таба алмыйсың. Исемеңә карап, сине русча яза, тәрҗемә итә дип уйлаячаклар. Иң хәерлесе — тәхәллүс (псевдоним) алу”, — диде. Шуннан Гәрәй Рәхим булып иҗат итә башладым. Гәрәй абый бик тә мунча керергә яраткан.

— Мунчаны тәмен белеп керәбез, — диде ул.

— Газ мунчасын утынга көйләдем. Бездән ерак түгел урманнан хатыным белән утын алып кайтабыз. Шуларга өстәп, мунчага тәмле ис таралсын өчен, алма, чия ботагы да ягам. Аны әкрен генә яндырам. Мунча миченә утынны тутырсаң, утын да күп бетә, яхшы җылынмый да. Шуннан кычыткан, имән яфрагы, ак әрем (хуш исе бөтен мунчага тарала), мәтрүшкә, бөтнек кушылган каен себеркесен сәгать ярым салкын суда тотам. Бу яфраклар бераз җебесен, кайнар су салуга коелмасын өчен кирәк. Себерке уртача, ә сабы озын булырга тиеш. Ул ике җирдән бәйләнсә, тотарга тагын да уңайлырак.

Себерке пешергән суны түкмәскә, коенырга киңәш итәм. Коенганда аякларга да эләксен өчен таз эченә басарга кирәк. Сөлге кулланмыйбыз, тән үзе кипсә, шифасы күбрәк. Каен себеркесе суы тирегә файдалы. Үлән суы белән коенуны гадәткә кертергә кирәк. Мунча 4 бүлмәдән торырга тиеш: юыну, чабыну, киенү һәм чәй эчү урыны. Чабыну бүлмәсенең юкә тактасыннан ясалган булуы шарт. Мунча эсселәнгәч, нарат яки чыршының сагызы чыга һәм ул парга әйләнеп, сулыш юлларына утыра.

— Бу кадәр белгәч, бер дә чирләмисездер? — Чирлим. Баш миендә шеш бар. Хәзер аяклар да начар хәрәкәтләнә. Картлык баса. 79 яшь бит...

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
МАТБУГАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"