Бөтендөнья татар конгрессы төбәкләрдәге татар журналистларын Казанга җыя
28 ноября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
6 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан һәм Россия төбәкләрендә эшләүче татар журналистлары һәм мөхәррирләре катнашында татар журналистларын борчыган проблемаларга багышланган түгәрәк өстәл оештырылачак. Чараны конгресс «Татмедиа» республика агентлыгы белән берлектә уздыра.
«Без, татар журналистларын борчыган мәсьәләләр турында сөйләшүдән тыш, киләсе елда халык санын исәпкә алу, Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итүне яктырту алымнары турында дә уртага салып сөйләшергә тиеш. Бу вакыйгаларны яктыртуда татар журналистларның роле бик зур булачак. Без үзебезне, миңа калса, Россиядә халык саны буенча икенче урындагы халык икәнебезне кабат исбатларга тиештер дип саныйм. Бу безнең төп бурычыбыз», — дип аңлатты чараның асылын Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.
Конгресс вәкиле төбәкләрдә актив татар журналистлары барлыгын, алар белән даими хезмәттәшлек итүен искәртте. Журналистларның язмалары конгресс сайтында «Без татар журналистлары» сәхифәсендә урын ала.
Түгәрәк өстәлдән соң татар журналистлары «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашачак. Шушы ук бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында оештырылган «Татар табыны» бәйгесе җиңүчеләре дә билгеле булачак.
Былтыр Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре һәм Татарстан премьер министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев инициативасы белән төбәкләрдәге татар журналистлары өчен уку-укыту һәм тәҗрибә алышу семинары уздырылды. Быелгы чара шул башлангычның дәвамы буларак тәкъдим ителә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)