Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Балык бар, ә документы?

Казан-Оренбург трассасында урнашкан кафе янәшәсендә балык белән куптән сәүдә итәләр. Әмма бүген монда ишекне сатып алучылар түгел, инспекторлар шакый. Бу- Россельхознадзор, Роспотребнадзор һәм Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре. Балык кайдан китерелгән? Аңа документ бармы?

Инспекторлар менә бу балыклар кармакка тотылган дип шикләнә. Балыкларда ятьмә эзе калган.

Руслан ХӨСНЕТДИНОВ:
- Рейд башланганчыга кадәр балык белән сәүдә итүче кибетләр барысы да ачык иде. Мисал өчен дүртенче ишек уты яна бикләп куйды. Өченче һәм икенче ишекләр генә ачык. Ә менә иң кырыйда урнашкан беренче павильон шулай ук хуҗалары качырга өлгерде.

Ике кибет хуҗасының ысланган һәм яңа тотылган балыкка документы булмады. Димәк, аны я читтән китергәннәр, я браконьерлардан алганнар, дип саный инспекторлар.

Радик МУТАХАРОВ-Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында дәүләт күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе:
- Документ булмагач, үзеннән-үзе сорау туа. Кем тоткан бу балыкны? Браконьерлар дип уйлыйсы кала. Мондый рейдларны гел үткәрәбез.

Ләкин сатучылар фикере башкача. Алар документларын курсәтергә әзер.

Россельхознадзор хезмәткәрләре кибетләрнең берсендә суыткычларның тиешенчә эшләмәгәнен ачыклый.

Рафис МИНХӘЕРОВ-Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсендә ветеринария күзәтчелеге инспекторы:
- Балыкларга документ юк. Меркурий аша эшләнә ул. Балык дөрес сакланмый. Холодильниклары эшләми.

Татарстанның юл буендагы кайбер кибетләренә балык браконьелардан эләгә дип фикерли тикшеручеләр. шуңа рейдлар сулыкларда да дәвам итә.

Ирина МӨСТӘКЫЙМОВА- Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүлеге җитәкчесе:
- Ел башыннан Татарстан сулыкларыннан 6500 ятьмә чыгардык. Якынча исәпләгәндә бу 130 тонна балык дигән сүз. Табигатькә 20 миллион сумлык зыян килмичә кала.

Буген сатудан 168 килограмм балык алына. Бу тартмалар хәзер Лаеш районының балык үрчетү оешмасында сакланачак. Хуҗалар тиешле документларны күрсәтсә, балыкны аларга кире кайтарачаклар. Юк икән, эшне суд хәл итәчәк.

tnv.ru
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"