Баласын... итеккә алмаштырмакчы булган
Чыгышы белән Дагыстаннан булган бер хатын-кыз галәмәте Мәскәүдә сабыен 300 мең сумга сатарга җыенган булган. Ярый әле волонтерлар аның эзенә төшкән. Алар башта ана белән сөйләшүләр алып баралар. Янәсе, баланы чегәннәргә бирү өчен сатып алырга җыеналар. "Без баланы начар яшәү шартлары көтә дип, аңа төрлечә аңлатырга тырышып карадык, әмма ул үз сүзендә нык торды. Баласы белән арытаба ни буласы аны чак кына да кызыксындырмады",- дип язып чыкканнар "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Альтернатива" хәрәкәте.
Ис-акылың китәр, бу хатын баласын саткан акчаларга итек алып кимәкче булган. Ул үзенең кыз туганы белән ниндирәк итек сатып алырга теләве турында язышкан. Активистлар баланы сатып алырга теләүчеләр арасында үзләре генә булмауларын да белдерә. Ана кеше берничә потенциаль сатып алучы белән сөйләшүләр алып барган.
Баласын саткан чакта 25 яшьлек хатын кулга алынган. Аның сабые нибары атна-ун көнлек кенә булган. Кешеләр белән сату итү турында җинаять эше (Җинаять кодексының 2 өлеше, 127 маддәсе) кузгатылган. Ана гаебен таныган һәм баласыннан баш тартуы турында гариза язган. Әлеге дагыстанлы хатынның сатарга әзерләгән нәниеннән тыш тагын да 3 баласы бар икән. Бу көннәрдә сабыйларны аңардан тартып алу мәсьәләсе тикшерелә. Керпе дә баласын йомшагым дип үстерә, бу хатынның күкрәгендә йөрәк урынына таштыр инде. Аналык хисләре булса, мондый вәхшилеккә бармас иде...
МАТБУГАТ
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
