Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Баланы мәктәпкә дога укып озатырга кирәк"

1 сентября 2021 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Син гыйлем бирүче, кешеләргә гыйлемне өйрәтүче бул яисә гыйлемне өйрәнүче, тыңлаучы бул, башкасы булса, һәлак булырсың”, — дигән. Диндә белем алуның асылы, укытучыларга карата мөнәсәбәт турында Яшел Үзән районының Бәчек авылы имамы Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин белән сөйләштек. — Дин буенча, баланы мәктәпкә озату тәртибе бармы?

— Әти-әни һәрвакыт баласына хәерле догада булсын иде. Әгәр догалар белми икән, кимендә “Ихлас” һәм “Фатиха” сүрәләрен өйрәнергә мөмкин. Баланы дога укып, хәерле юл теләп, нәсыйхәт белән мәктәпкә озатырга кирәк. Бу бит мәктәп кенә түгел, белем дөньясы. Адәм баласы күбрәк нәфесе, теләге белән яши. Ләкин барысы да без теләгәнчә генә түгел. Баланың яхшы укуы, сәламәт булуы, мәктәптә яхшы дуслар табуы, игелекле кешеләр белән аралашуы — барысы да Аллаһ кулында. Шуңа да догаларны өйрәнеп, аларны гел кабатлап, балага мәктәптә сакчы фәрештәләр юлдаш булсын, саклап йөртсен, дип теләсәк иде.

— Дин ягыннан карасак, укытучыларның дәрәҗәсе нинди?

— Остаз — дөнья һәм ахирәт тормышын өйрәтүче. Пәйгамбәребез (с.г.в.) остазларга, укытучыларга итагать кылырга кушкан. Укытучы — безгә хәреф таныткан, белем дөньясына алып кергән кеше. Аларга хөрмәт, ихтирам булырга тиеш. Кызганыч, бүген бу мөнәсәбәт югалып бара. Бала өйгә кайтып, укытучыдан зарланса, әти-әни күп очракта вакыйганың асылына төшмичә, мәсьәләне тикшермичә, укытучыны гаепле итеп калдыра. Чын укытучы балага яхшыны начардан аерырга, сабырлыкка, эшкә өйрәтә. Күңелендәге игелекне укучыларга бирергә омтыла. Адәм баласы үзен хәерлегә өйрәткән кешегә рәхмәт укырга бурычлы. Укытучы һөнәрен бәяли белсәк иде. Еллар узгач та аларны искә алу, хәлләрен белү, үлгәннәренең рухына дога кылу — хәерле гамәл.

БАЛАНЫ МӘКТӘПКӘ ОЗАТКАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА: “Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каулии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии биссаалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәссаләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа”. Мәгънәсе: “Аллаһым, бүген бу кечкенә балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә. Аны һәртөрле начарлыклардан сакла. Ярдәмеңне һәм мәрхәмәтеңне киметмә. Бәла-казалардан сакла. Аны гаиләсенә, гаиләсен аңа багышла”.

МАТБУГАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"