Балалар язучысы Ринат Мәннан вафат!
21 февраля 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Балалар язучысы Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич) вафат. Кайгы турында Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!", - диелә хәбәрдә.
1946 елның 6 февралендә Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза. Ринат Мәннан шигъри иҗат белән 6 сыйныфта укыганда ук шөгыльләнә башлый.
Ринат Мәннанның «Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда басылып чыга. Аның төрле елларда «Каян килә туңдырма?», «Анатомик театр» (2003), «Микроб» (2003), «Исхакый әлифбасы» (2008), «Тукайга сәяхәт» (2011), Татарстан китап нәшриятында «Ялкау өстәл», «Шүрәле әлифбасы», «Сүз» нәшриятында «Су анасы янында», «Сызыклы кәҗә», «Шәп сабак», «Әфлисунлы малай», «Серле күл», «Авыр икән “2”ле», «Болыт мичләре», «Табылган көндәлек», «Бу мин – Сарбай», «Качкын көнгерә», «Уймак һәм каймак», «Муса дәфтәре», «Айга сәяхәт», «Җүкәтау», 2013 елда «Яратабыз мәктәпне» – җырлар китабы дөнья күрә.
Фото: ru.wikipedia.org
Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatar-mill-te/374796-balalar-yazuchysy-rinat-m-nnan-vafat/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)