Батырлыкка дан җырлаган ике аккош
9 января 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Сишәмбе “ТНВ-Планета” телеканалында батыр шагыйрь Фатыйх Кәримгә багышланган “Ике аккош” документаль фильмы күрсәтелә. Зур авырлыкларга корылган иҗат юлын әдип басма язмаларыннан башлап җибәрә.
Республика газеталарында яшь каләм тибрәтүченең көндәлек яшьләр тормышына багышланган мәкаләләре, фельетоннары, соңга таба балалар өчен хикәяләре һәм шигырьләре күренә баш-лый. 1928 нче елдан Казанда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») дигән махсус газета чыгарыла башлагач, унтугыз яшьлек студент-әдипне газетаның редколлегиясе составына кертәләр һәм идарәнең җаваплы секретаре итеп билгелиләр. Техникумдагы укуын дәвам иткән хәлдә, Ф. Кәрим бу газетада бер ел эшли, аннары, 1929 нчы елда техникумны тәмамлагач, «Крәстиян гәзите» идарәсенә әдәби хезмәткәр булып күчә. 1930-1931 нче елларда ул «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Атака» (татар пролетар язучылары оешмасының басмасы) журналларында җаваплы секретарь хезмәтендә була. 1931 нче елның көзендә армиягә алынып, 1933 нче елның гыйнварына кадәр Идел буе хәрби округының Казанда татар телендә чыга торган «Кызылармияче» дигән газетада хәбәрче-корреспондент булып хезмәт итә.
Батырлыкка дан җырлаган “Ике аккош” документаль фильмын 9 нчы гыйнвар 13:25 сәгатьтә “ТНВ-Планета “ телеканалы аша карагыз.

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)