Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Азнакайда сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру технологлары ярышты


Азнакай районында сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру технологлары бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Авыл хезмәтчәннәре аны бәйге дип түгел, Сабантуе дип атыйлар. Җыр-бию, уен-көлке, күңелле уеннары белән бу бәйге чыннан да зур Сабантуй бәйрәменә әйләнә дә куя. Пәнҗешәмбе көнне районыбыз терлекчеләре “Закирова Л. Ә.” КФХ җәйләвенә җыйналдылар. Иртәдән үк килгән терлекчеләр бер-берсе белән күрешеп, сөйләшеп туя алмадылар, дип яза җирле басма.

–    Без бу бәйрәмне сагынып, көтеп алабыз. Быел бераз гына соңга калгач, хафалана да башлаган идек инде. Бер-беребезне сагынып бетәбез. Монда очрашып рәхәтләнеп сөйләшәбез, фикер алышабыз, күңел ачабыз, яңа дуслар да табабыз. Районыбыз, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре хезмәт кешесенең эшен күрә беләләр, хөрмәт тоеп яшибез. Стимул булгач, тырышып эшлибез – ди “Мөстәкыймов” хуҗалыгыннан алдынгы сыер савучы Мәрьям Миннегулова.

Чарада яшьләрнең булуы куанычлы күренеш. Бәлки киләчәктә өлкән терлекчеләрнең лаеклы алмашы булырлар. Яшь кадрлары булу белән “Марс” хуҗалыгына тиңнәр юк. Динара Латфуллина шәһәрдән кайтуына да карамастан, авылда менә инде бишенче елын сыер сава. “Минем авылга кайтканчы тере бозаулар күргәнем юк иде, әнием янына сыер саварга йөргәндә аларны күреп, гашыйк булдым һәм аерыла да алмадым”, – ди ул. Казан ветеринария академиясендә укучы авыл кызы Равилә Габдрахманова практика үтеп йөри. “Авылда эшкә калырга исәбем юк түгел. Бу эш миңа бик ошый”, – ди ул да.

Урманайдан атказанган терлекче Һәнүзә Нәбиева да бәйгегә килеп җиткән. Заманында районда гына түгел, республикакүләм бәйгеләрдә дә беренчелекне алган ул.
– 40 ел буе сыер сау да, ничек өеңдә утырасың инде. Килдем әле менә. Элек барысы да кулдан башкарыла иде. Башакка суны да, сөтен дә көянтә-чиләк белән ташый идек. Көнгә өчәр тапкыр кул белән сыерын да саудык. Әле моның өстенә гектарлап чөгендер утадык, борчак, печән чаптык, ялның ни икәнен дә белмәдек. Хәзер бар шартлар бар. Рәхәтләнеп эшләрлек, – дип сөенә ул.

–    Безнең чорда сүтеп-җыя торган әйберләр (саву аппараты турында) юк иде, кул белән саудык, лампа яктысында эшләгән чорлар да булды. Хәзерге уңайлыкларга сөенеп утырам менә, – дип сүзгә кушыла Хезмәт Даны орденының 1,2 нче дәрәҗәләре кавалеры Фәния Сөнгатуллина.

Бәйгене муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул районыбыз авыл хуҗалыкларында соңгы елларда ирешелгән матур күрсәткечләр белән сөендерде, районыбыз уңышлары һәм муллыгында зур өлеш керткән терлекчеләребезгә олы рәхмәтен белдерде. Азнакайлылар терлекчелек продукциясе җитештерү темпларын арттыра киләләр. Бүгенге көндә Республика буенча беренче унлыкта баралар, көнгә 135 тонна сөт савалар. Бер сөтлебикәгә 17 литрдан да артып китә. Аерым хуҗалыкларның уңышлары аеруча куанычлы. Менә бүгенге бәйрәмнең хуҗасы “Закирова Л.Ә” хуҗалыгында да алдагы ел белән чагыштырганда сөт савып алуны 1 тоннага кадәр арттырганнар. Хәзер 2 тоннага җиткән. Узган ел җиңү яулаган Роза Филиппова (сыер савучы) һәм “Таллы Бүләк” АХҖКдан Гөлчирә Фатихова (көтүне тулыландыру технологы) бәйге әләмен күтәргәннән соң, ярышларга старт бирелде.

Бәйгедә сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру технологлары теорияне дә яхшы белергә һәм белемнәрен практикада да сынап карарга тиеш иделәр. Ярышлар киеренке шартларда барды.

–    Ярышта җиңү яулар өчен бер көн тырышу гына җитми. Баллар еллык күрсәткечләргә карап та билгеләнә. Монда ел буена алынган бозаулар саны да, башка күрсәткечләр дә исәпкә алына – ди авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча белгече, жюри әгъзасы Дилә Вәлиева.

Мәртәбәле жюри әгъзаларына урыннар билгеләү җиңел түгел, чөнки бирегә һәр хуҗалыктан сайлап алынган иң-иңнәр җыйналган бит. Һәммәсен энә күзеннән үткәреп, җиңүчеләрне билгеләргә кирәк. Сыер савучылар арасыннан беренче урынга “Азнакай” АФ” хуҗалыгының Сукаеш бүлекчәсеннән Әлфия Зәкиева, икенче урынга шул ук хуҗалыкның Тымытык бүлекчәсеннән Ләйлә Әсхәбиева һәм “Закирова Л. Ә.” КФХдан Фидания Гыйльметдинова чыкты. “Мөстәкыймов ис.” хуҗалыгыннан Мәрьям Миннегулова, “Атаджанов М.М.” КФХдан Лилия Атаджанова, “Марс” ҖЧҖннән Динара Латфуллина өченче урыннарны бүлештеләр; көтүне тулыландыру технологлары арасында исә “Габдрахманов Р.М.” КФХдан Сәрия Шәймөхәммәтова – беренче, “Закирова Л.Ә.” КФХдан Сәлимә Гомәрова, “Азнакай АФ” ҖЧҖннән Резида Зиннурова – икенче, “Марс” ҖЧҖннән Илнур Сәхватшин, “Союз Агро” ҖЧҖнең Актүбә бүлекчәсеннән Альбина Захарова, “Таллы Бүләк” АХҖКдан Гөлчирә Фәтихова өченче урыннарны бүлештеләр.

Район администрациясе, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, “Закирова Л.Ә” хуҗалыгы, мәктәп туклануы комбинаты хезмәткәрләре бәйгене оештыру һәм уздыру өчен бар шартларны да тудырганнар. Районыбыз үзешчәннәре, шәһәребезнең Яшьләр үзәге җыр-моңы, күңелле уеннары белән ярышка бәйрәм рухы өстәде. Бәйге әләмен төшерү хокукы 2017 елның җиңүчеләре Әлфия Зәкиева һәм Сәрия Шәймөхәммәтовага бирелде. Ветераннар, юбилярлар, әлеге өлкәдә фидакарь хезмәт һәм активлык күрсәткән белгечләр, кыскасы, бәйгедә катнашкан терлекчеләрнең берсе дә бүләксез китмәде ул көнне, диелгән район хәбәрендә.

(Татар-информ)
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"