МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Азнакайда "Ак калфак” әгъзалары замана хатын-кызлары турында сөйләште


"Ак калфак” район хатын-кызлар оешмасы әгъзаларының төбәкне өйрәнү музеенда үткән чираттагы сөйләшүендә сүз замана хатын-кызлары турында барды. Әйе, бер дә җиңел түгел шул хәзерге көндә хатын-кызга. Аның гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә тоткан роле зур һәм үтә җаваплы. Уңган хуҗабикә, иренең ышанычлы терәк-таянычы, әти-әниләренең ипле, сабыр кыз-килене булуы өстенә әле ул белемле, берникадәр дәрәҗәдә педагог-психолог, тормышның һәр өлкәсендә аңлы, үз фикерле һәм тагын әллә никадәр сыйфатларга ия булырга тиеш. Берни эшләп булмый, шундый түгел икәнсең, тормышта да, гаиләңдә дә алга бара, бербөтенлеккә ирешә, уңышлы яши алмыйсың, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Районның иҗтимагый совет рәисе урынбасары, республиканың иҗтимагый палата әгъзасы Лилия Әхмәдишинаның Әби-патша (Екатерина икенче) дәвереннән алып хәзерге көнгәчә хатын-кызның иҗтимагый тормыштагы урыны, дәгъвалап алган хокуклары һәм шул ук вакытта аңа йөкләнгән бурычлар һәм боларның барсының да реаль тормыш статистикасында чагылышлары бәян ителгән чыгышы гаять дәрәҗәдә кызыклы иде. “Ак калфак” әгъзасы, “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Зилә Җәләева кызлар, малайларны гаилә тормышына кечкенәдән үк әзерли башларга кирәк, дигән фикерен белдерде. Очрашуны алып барган музей җитәкчесе Ирина Халикова, фәнни хезмәткәр Гөлфия Мостафина бер-бер артлы сораулар яудырып, җанлы әңгәмәгә кушылырга чакырдылар, диелә район хәбәрендә.
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК