Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Айдар Галимов призларына футбол турниры 10 еллык юбилеен билгеләп үтте

27 сентября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә узган Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов призларына яшүсмерләр арасында футбол турниры быел 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. 9 ел дәвамында спорт бәйрәме билгеле җырчының туган районы Миякәдә узса, бу юлы ярыш Стәрлетамак шәһәренең “Содовик” стадионына күчте.

Башкортстанның төрле районнарыннан 10 команда очрашты. Стәрлетамакта узучы футбол уеннарының сыйфатын җанатарлар белән бергә спорт бәйрәменә кунакка килгән мактаулы кунаклар да күзәтте. Алар арасында легендар футболчы, СССРның атказанган спорт остасы Вәгыйз Һидиятуллин да бар иде.

Ярышлар көн буена дәвам итте. Беренче урынны Стәрлетамак районы футбол командасы яулады. Икенче урында - бәйгедә беренче тапкыр катнашкан Гафури районы спортчылары. Өченче урынны Айдар Галимовның якташлары, Миякә командасы алды. Барлык спортчыларга да истәлекле бүләкләр бирелде. Җиңүчеләр төп бүләк - телевизор белән кайтып китте.

Бәйгенең төп өлеше тәмамланганнан соң, уен кырына Вәгыйз Һидиятуллин җитәкчелегендә футбол ветераннары командасы һәм аларга каршы Айдар Галимов җитәкчелегендәге башкорт эстрадасы вәкилләреннән торган команда чыкты. Уен 2:2 исәбе белән тәмамланды. Спорт бәйрәме концерт белән төгәлләнде.

Чараның төп оештыручысы Айдар Галимов әйтүенчә, әлеге турнирга яшьләр ягыннан кызыксыну елдан ел арта . Әмма артист сөйләве буенча, ярышларны Башкортстанның башкаласына күчерү планлаштырылмый.

Айдар Галимов "Татар-информ" хәбәрчесе сорауларына да җавап бирде.

- Ни өчен ярышларны туган районыгыздан Стәрлетамакка күчерергә уйладыгыз?

- Турнирны үткәрүнең төп максаты - зур шәһәрләрдән ерак урнашкан районнарда яшәүче спорт яраткан балаларның хыялын тормышка ашыру. Кемдер бәлки киләчәген дә нәкъ шуның белән бәйләр.Чараны Уфада, хәтта Мәскәүдә үткәрергә тәкъдимнәр килгәли, ләкин мин проектны зур шәһәр күләмендә уздыру максаты белән оештырмыйм.

- 10 ел дәвамында турнирны тормышка ашырганда нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

- Оештыру процессы вакытында әлбәттә ниндидер сораулар туа. Әмма һәрвакыт дусларым, коллегаларым ярдәмгә килә. Шулар арасында Стәрлетамак физик культура техникумы. Шуңа күрә бу елны ярышларны Стәрлетамакта үткәрергә ниятләдек.

- Юбилей турнирын ничек бәялисез?

- Ярышка кызыксыну арта. Яңа командалар өстәлә. Илебездә узган футбол буенча дөнья чемпионаты бу уенга зур кызыксыну уятты. Ярыш барышында яшь спортчылар үзенчәлекле алымнар кулланалар. Уйнау сыйфаты яхшыруы бик шатландыра.

Татарстаннан катнашырга теләк белдерәләрме?

- Берничә ел рәттән Сарман районының Җәлил авылыннан егетләр килде. Аларның уйнау дәрәҗәсе шактый югары иде. Татарстаннан килгән уенчылар җиңү яулады. Бу әлбәттә бик яхшы күренеш. Әмма минем туган ягымда яшәүче егетләрнең дә үсү мөмкинлеге, стимулы булырга тиеш дип уйладык. Шуңа күрә бүгенге көндә турнир Башкортстан Республикасы күләмендә үткәрелә. Ләкин бу проектның форматы ябык дигән сүз түгел. Без һәрвакыт яңа идеяләргә, алымнарга, вариантларга ачык .

- Айдар Галимов хоккей җанатары буларак да билгеле. Кышын бу уен буенча турнир үткәрү планда юкмы?

- Әйе. Мин хоккей дип янып яшим. Бик яратам. Әмма хоккей сезоны башланган чакта параллель рәвештә минем концерт сезоным үтә. Шуңа күрә сайларга туры килә. Футболга килгәндә мин аның белән үзем мавыгам. Бик теләп уйныйм. Тик кышкы турнир буенча уйларны кире бормыйм. Кем белә, бәлки ...Вакыт күрсәтер.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"