Авылда яшәүчеләр саны кимегән
Авыл бүген ватанрпәрвәрләр хисабына яши. Колхоз барда комбайн, тракторда эшләгән, хәзер умарта тота. 17 оясы бар Рәдиф Ихсановның. Үз вакытында хуҗалыкның да умарталыгы булган, анда дәү әнисе эшли, шуннан өйрәнеп калган.
- 3 көнгә бер Казанга эшкә барып кайтам да инде. Бу төп эшем. Авылда бит эш юк, — ди ул.
Шулай авылдан 100 дән артык кеше китеп эшли хәзер.
Эшсезлек проблемасы бар. Әмма, авылда яшәү шартлары начар түгел. Республика программалары тирә-юнне дә, тормыш шартларын да уңай итә.
Россия буйлап урбанизация күренеше бара — халык шәһәргә күченә. 2010нчы елда авылда яшәүчеләр илдә 26% була, хәзер 25кә кала. Республика авылларында буген 931 мең кеше яши. 2002нче елда гына алар 56 меңгә кубрәк була. Шәһәр файдасына- 77гә 23 процент. Әле 50 ел элек халыкның яртысы диярлек авылда яшәгән.
Әлеге мәсәлә хакында, шул исәптән авыл территорияләрен компплекслы үстерү программасының нәтиҗәсе турында бу атнада федераль дәрәҗәдә Казанга жыелып сөйләштеләр.
Игорь КОМАРОВ, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле:
- Федераль дәрәҗәдә һәм төбәкләрдә эш алып барыла. Әмма, күрелгән чаралар әлегә көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Аерым бер урында аерым бер проектны тормышка ашыру белән генә чикләнергә кирәкми. Авылда яшәүчеләр нигездә юлсызлыктан зарлана. Медицина хезмәтен күрсәтү дә шәһәрдәге кебек түгел. Исерткеч эчемлекләр, суррогат продукция дә тискәре нәтиҗәсен бирә.
Илдә «Авыл табибы» программасының күрсәткечләре үтәлмәгән булып чыкты, укытучылар җитми, күп төбәкләрдә авыл мәктәпләренең матди-техник базасы начар, биналарга капиталь ремонт кирәк. Николай Патрушев шушы шартларда авылларны саклап кала алган Татарстанны урнәк итеп китерде. Соңгы 10 елда бездә авыл халкы 1.3%ка кимесә дә, соңгы 5 елда аны туктата алганнар.
Николай ПАТРУШЕВ:
- Уңай мисаллар да күп. Шул исәптән Татарстанда. Авыл җирендәге бистәләр яңара. Җитештерү урыннары барлыкка килә, инженерлык, социаль инфраструктура үсештә. Бу тәҗрибәне таратырга кирәк. Авыл җирләренең тотрыклы үсеше — демографик хәлне яхшыртыр, авылдан китүчеләр кимер, ә агро сәнәгать үсеше — азык-төлек куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итәр, дип ышанам.
Программаларга зур өмет баглана. Сыер башына карап субсидия бирәләр, фермерларга грантлар каралган, юлы да салына, социаль объектлары да төзелә. Әмма табигый куренешләр, төзелгән мәдәният йортларын да буш калдыра. Бу сюжетта бер ханым әйткәнчә, шәһәр барыбер көчлерәк булып чыгамы? Каланы бит — шул сала кешесе көчле итә дә югыйсә…
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
