Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Язучылар берлеге чәчмә әсәрләр бәйгесе игълан итте
Бәйге ябык тәртиптә үткәрелә. Псевдоним-тәхәллүс белән имзаланган әсәрләр компьютерда җыелган һәм электрон вариантта булырга тиеш. Автор турындагы белешмә (фамилиясе, исеме, атасының исеме; туган елы; яшәү урыны һәм телефоны) аерым конвертта җибәрелә. Конкурска моңарчы матбугатта басылмаган яңа әсәрләр кабул ителә.
Бәйгедә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган, авыл җирлегендә яшәп иҗат иткән каләм ияләре дә катнаша ала. Андый авторлар үз тәхәллүсләре янәшәсендә (җәяләр эчендә) «Авыл» дигән шартлы билгене дә өстәп язарга тиеш.
Конкурс өч номинациядә: роман, повесть; пьеса; хикәя була. Һәр номинациядә өчәр урын билгеләнә. Бәйге портфелендәге әсәрләргә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре катнашындагы махсус жюри бәя бирәчәк.
«Роман, повесть» номинациясендә I урын – 150 000 сум, II урын – 100 000 сум, III урын – 50 000 сум; «Пьеса» номинациясендә I урын – 100 000 сум, II урын – 70 000 сум, III урын – 30 000 сум; «Хикәя» номинациясендә I урын – 50 000 сум, II урын – 30 000 сум; III урын – 20 000 сум белән бүләкләнә. Җиңүчеләргә бүләкләр 14 апрель көнендә тапшырылачак.
Конкурска тәгаенләнгән әсәрләр Татарстан Язучылар берлегенә (420012, Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14нче йорт) 2020 елның 30 мартына кадәр җибәрелә. Әсәрләр электрон вариантта һәм 6 нөсхә басма вариантта булырга тиеш. Бәйге турында өстәмә мәгълүматларны Татарстан Язучылар берлегеннән (843)236-97-71 телефоны аша алырга мөмкин.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
