Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Австралия татарлары Татарстанда ике телне дә яхшы белергә кирәк дигән фикергә килде

Австралия татарлары вәкилләре Татарстан кешесе рус телен дә, татар телен дә яхшы дәрәҗәдә белергә тиеш, дип саный. Бу хакта алар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган Австралия татар диаспорасы вәкилләре катнашындагы матбугат конференциясендә сөйләде.

Австралия татарлары вәкиле, шагыйрә Суфия Вәлиева Татарстанда татар телендә сөйләшеп, аңлашып була дигән фикердә. “Татарстанга иң беренче килгән вакытта мин тәрҗемәче аркылы булса да, татарча гына сөйләшеп йөрдем. Татар телендә сөйләшүчеләр башта аз булып тоелды. Мин русча сөйли алмыйм, шулай да, татарча җавап бирделәр, аңлаша алдык. Татарстанда кая гына барсам да, гел татарча сөйләшәм”, - диде ул.

Австралия татарлары вәкиле Айсылу Садри Татарстанда ике дәүләт телен дә белергә кирәк, дип исәпли. “Минемчә, Татарстанда татар телендә иркен сөйләшәләр, ләкин ике телне дә яхшы белергә кирәк. Татар кешесе бөтенесен дә белергә тиеш”, - дип сөйләде ул.

Австралия татарлары вәкиле Зөһрә Садри фикеренчә, Татарстанда яшәүче кеше рус телен дә, татар телен дә белергә тиеш: “Мин рус телен белмим. Бервакыт Татарстанга әти-әнием белән килдек тә китап кибетенә кердек. Сатучыларның үзара татарча сөйләшкәннәрен ишетеп, мин шундый шатланган идем. Әти-әнием рус телен белгәнгә күрә, кыенлык тумады. Минемчә, Татарстанда яшәүче кеше рус телен дә, татар телен дә яхшы белергә тиеш”, - диде ул.

Австралия татарлары вәкиле Мөшәрәф ханым сүзләренчә, дәүләт көчле булса, тел дә яшәячәк. “Австралиядә яшәгән татарларның тәҗрибәсенә караганда, без телне күбрәк гаиләдә һәм җәмгыятьтә сакларга тырышабыз. Мондагы яшьләр рус теленә җиңел күчкән кебек, Австралия яшьләре дә инглиз теленә бик җиңел күчә. Татарстан - безнең өчен зур таяныч, без аңа таянып яшибез. Минем фикеремчә, Татарстанда татар теле иң беренче урында торырга тиеш. Үзеңнең телең кулланылып торса, дәүләтең көчле булса, тел яшәр. Күбрәк татар телендә мультфильмнар, фильмнар чыксын иде дигән теләктә калабыз", - диде ул.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"