Ел ахырына «Салават күпере» торак комплексында өч балалар бакчасы ачылачак
29 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
«Салават күпере» торак комплексында 121 номерлы «ЭврикУМ», 122 номерлы «Сәлам», 132 номерлы «Дуслар» балалар бакчалары бу ел ахырына кадәр ачылачак һәм микрорайонда яшәүче балалар өчен 600ләп урын биреләчәк. Барлык 3 объект та «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
121 «ЭврикУМ» балалар бакчасында администрациягә, педагогларга һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына төрле проблемаларны хәл итү яки инновацион чишелешләрне эзләү өчен нәтиҗәле механизмнар табарга мөмкинлек бирүче «Open Space» ачык пространство технологиясе кулланыла. Биредә проектлы уку технологиясен кулланып, балаларны укытуга юнәлтелгән «Тере китаплар» инновацион проекты гамәлгә ашырылачак.
122 номерлы «Сәлам» балалар белем бирү учреждениесенең үзенчәлеге булып, иртә профориентация – төрле һөнәрләрдә һәм эшчәнлек өлкәләрендә күпбаскычлы башлангыч һөнәри осталык күнекмәләре алу тора. Бакчаларда рус, татар һәм инглиз телләрен, мәдәният, үз халкының гореф-гадәтләрен дә өйрәнәчәк.
132 «Дуслар» балалар бакчасында Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәрьяклап үсешенә «Игелекле бизнес» проекты, финанс грамоталылыгы дәресләре, менталь арифметика кебек юнәлешләр ярдәм итәчәк. Спорт һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.
Киләсе елда "Салават Күпере" торак комплексында яңа балалар бакчалары һәм мәктәп төзелешен дәвам итү планлаштырыла.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)