Актанышка икенче тапкыр 660 тартма азык-төлек җыелмасы килде
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, авыр тормыш хәлләренә калган гаиләләргә ярдәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның күрсәтмәсе нигезендә, “Ак Барс” банкының игенәчелек ярдәме белән оештырыла. Тартмага 1200 сумлык 13 төрле ризык тутырылган.
-Апрель ахырында шундый азык-төлек җыелмасы тартмаларын тараткан идек. Хәзер икенче катка алар килде. Мондый төр ярдәм республикада җиде төр категория гражданнарга бирелә. Бездә дә шундый категориягә керүче 660 гаиләгә ярдәм күрсәтелә. Болар айлык керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар. Араларында 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләр, опека гаиләсендә тәрбияләнүчеләр, социаль яктан куркыныч гаиләләр, балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр бар. 52 үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче, хәзерге пандемия вакытында авыр хәлдә калучыларны районның икътисад бүлеге билгеләде, - ди район башкарма комитеты җиткәчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева.
Мондый ярдәмне алар июнь аенда ике тапкыр тагын алачаклар, дип тә хәбәр итте ул.
Тармаларны кулларына алучыларның һәрберсе ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
-Әлеге ярдәмне икенче тапкыр алам. Ураза аенда шундый саваплы гамәл эшләүчеләргә зур рәхмәт, -ди Мөнирә Гыйләева.
- Бик зур рәхмәт инде безне шулай кайгыртканнары өчен. Тартмага гел кирәкле азык-төлек тутырганнар. Безгә шактый вакытка җитте, -ди Әлфия Гафурҗанова.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
