Атаклы бакчачы Фарсель ага Зыятдинов вафат
Фарсель ага 1937 елның 1 июнендә хәзерге Актаныш (ул чакта Калинин) районының Качкын авылында туа.
«Агроном түгел, укытучы булырга хыялланган идем», – ди ул үзе истәлекләрендә. Әдәбиятка тартылган, шигърият белән кызыксынган егетнең әдәбият укытучысы буласы килә. Сыйныфташлары белән бергә Бөгелмә педагогика училищесына документларын илтеп тапшыра. Ләкин, аның документлары никтер «адаша». Авылга практика үтәргә килгән бер агроном аңа Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укырга киңәш итә. Армиядән кайткач, укуын Казан авыл хуҗалыгы институтында дәвам итә. Параллель рәвештә Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә дә укый.
1965 елны – Казан дәүләт университетын, 1966 елны Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Әле студент вакытында ук Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Радио һәм телевидение тапшырулары комитетында авыл хуҗалыгы һәм яшьләр тапшырулары редакторы булып эшли. «Яшьлек радиодулкыны» дигән тапшырулар циклы алып бара. 1968 елдан СССР журналистлар берлегенә кабул ителә.
Авыл хуҗалыгының игенчелек тармагы, бакчачылык, яшелчә үстерү буенча күп санлы хезмәтләре, мәкаләләре, китаплары бар. «Онытылмас авазлар», «Минем әни», «Кызык дөнья», «Читекле Кәтүк», «Белми һәм Гыйльми» – балалар өчен язылган әсәрләре тупланган җыентыклар. «Читекле Кәтүк» исемле китабы өчен Абдулла Алиш премиясенә дә лаек була ул. Зурлар өчен язылган күләмле әсәрләреннән «Авылдашның авыр юл башы» һәм «Изге йорт» дип аталган повестьларын атарга була.
Фарсель ага Зыятдиновны күпләр тәҗрибәле бакчачы буларак белә. Радио һәм телевидениедә озак еллар аның катнашында бакчачылыкка багышланган тапшырулар чыгып барды. Тамашачылар үзләренең сорауларын биреп, аннан файдалы киңәшләр һәм җаваплар алалар иде.
Фарсель аганың хатыны Фирая ханым Зиятдинова да шагыйрә, күп кенә популяр җырлар авторы иде. Халык арасында бик яратып җырланган «Мин сине шундый сагындым», «Китмим әле яшьлегемнән» җырларының авторы – Фирая ханым.
Аларның гаиләсенә кагылышлы истәлекләрне шушы сылтама аша кереп укый аласыз: http://www.syuyumbike.ru/news/cennosti/kzge-mo1
СӨЕМБИКӘ
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
