Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы сезонын ачты
28 сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
24 сентябрьдә шагыйрә, публицист, популяр җырлар авторы Фәүзия Солтанга 60 яшь тулуга багышланган «Көзге шәфәкъ» исемле әдәби – музыкаль кичә белән Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы сезонын ачты. Бу турыда Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кичәдә юбилярның әсәрләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Фәүзия Солтаннны тәбрикләү сүзе белән Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады, юбилярга берлек исеменнән «Рәхмәт хаты» тапшырды. Кичәдә язучылар Ркаил Зәйдулла, Тәлгать Галиуллин, Шәмсия Җиһангирова, җырчылар Зөһрә Сәхәбиева, Азат Тимершәех, Чулпан Зиннәтуллина чыгыш ясады, диелгән әлеге хәбәрдә.
Юбилярны күренекле якташлары – Г.Камал театры артистлары Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлевлар котлаган. Кичәне Резедә Сәләхова һәм Илфак Хафизов алып барган.
Фәүзия Солтан (Фәүзия Сәйфетдин кызы Нәҗметдинова) 1958 елның 1 сентябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Фәүзия Солтан "Учларымда җиләк" (1990)", "Үзәк өзелгән чак" (2003) китаплары авторы. Ул көндәлек матбугат битләрендә басылган хикәяләре һәм публицистик мәкаләләре, җыр текстлары аша да укучыларга таныш. Ф.Солтан - 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)