МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Артист Ирек Хафизовның улы “Зөләйха” сериалында төшә

18 сентября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Танылган драма артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовларның өлкән уллары Ислам “Зөләйха” сериалында Йосыфның үсмер чагын уйный. Бу хактагы мәгълүматны “Татар-информ” хәбәрчесенә Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов раслады. “Кастингка барганда, үзебез белән Исламны да алган идек. Аны Йосыф роленә расладылар. Бу - аның беренче роле”, - диде Ирек Хафизов.

17 яшьлек Ислам Хафизов сериалда 15 яшьлек Йосыф ролен башкара. “Без Пермьдә ике көн төшеп кайттык. Чулпан Хаматова белән дә шунда таныштык. “Минем “улым” шушы буламы?” дип үзе килеп танышты, - ди Исламның әтисе Ирек Хафизов. – Татарстанда сигез көн төшәргә планлаштырылган. Икесен төштек, тагын алты көнебез бар”.

Ислам Казан мәктәпләренең берсендә 11нче сыйныфта укый. Кинода беренче тапкыр төшүе. Моңарчы әти-әнисе янында Тинчурин театры сәхнәсенә күмәк күренешләрдә чыкканы булган.

Татарстанның Лаеш районында Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча сериал төшерелә. Автор теләге буенча, төп рольне Чулпан Хаматова башкара. Бу баштан ук авторның хыялы иде. Сериалны “Русское” кинокомпаниясе “Россия” каналы өчен төшерә.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК