Сарманда Илһам Шакировның бюстын ачу тантанасында яңа фестивальгә йомгак ясалган
5 сентября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Сарманда 30 августта Илһам Шакировның бюстын ачу тантанасында “Сарман сандугачы” фестиваленә йомгак ясалган, җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылган. Фестивальне район эшмәкәрләре оештырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова хәбәр итте.
“Сарман районы эшмәкәрләре Илдар белән Миләүшә Гамировлар гаиләсе үз хисабына Илһам абыйга багышлап “Сарман сандугачы” дигән фестиваль үткәрә. Фестивальгә йомгак ясау, җиңүче балаларны бүләкләү дә Илһам Шакиров бюстын ачу тантанасында булды”, - диде ул.
Бәйрәм Илһам Шакиров җырлары белән башланган. Беренче урынга 20 мең, икенче урынга 15 мең, өченче урынга 10 мең акча сум акча биргәннәр.
“Тантананы бик яхшы итеп оештырганнар иде. Бюстны шул яктан чыккан эшмәкәр егет Илдар Гамиров тормыш иптәше Миләүшә белән бергә үз хисабына ясаткан. Ул сынчы Фәнил Вәлиуллин эше. Бюст Сарманның сәнгать мәктәбе каршысына куелды. Сәнгать мәктәбенә дә Илһам Шакиров исеме бирелде” , - диде ул.
Чарада Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы Фәрит Уразаев, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Нургалиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев һәм башкалар катнашкан.
“Гомумән, бюстны бик зурлап күп халык белән ачтылар. Сарман районы җитәкчесе Фәрит Хөснуллин да бар иде. Халык төрле авыллардан җыелган иде. Бик эчтәлекле булды. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнир улы Хөснуллин күрсәткән хезмәтләре, ярдәмнәре өчен иганәчеләргә, килгән халыкка рәхмәтен белдерде, Илһам абыйның истәлеген киләчәктә дә сакларбыз дип халыкка җиткерде”, - диде Кадрия Идрисова.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)