“Ярдәм” мәчетенең хөрмәтле аксакалы Гали Гарифуллинга 99 яшь тулды
23 мая 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә Казандагы “Ярдәм” мәчетенең хөрмәтле аксакалы Гали Гарифуллинга 99 яшь тулды. Аксакалны мәчеттә узган ифтарда туган көне белән тәбрикләделәр.
Гали Гарифуллин 1920 елның 22 маенда Кукмарада туган. Гаиләдә бишенче ир бала булган аксакал: “Тормышта күпне күрдем. Иң яманы - сугыш”, - ди. Гали ага Бөек Ватан сугышын узган. Гомере буе “Элекон” заводында эшләгән.
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов аксакалны мәчетнең горурлыгы дип атады. “Гали абыйны мәчеттә көн саен күрүебезгә шатбыз. Ул безнең горурлыгыбыз һәм барыбыз өчен дә үрнәк кеше. Киләсе елга 100 яшен каршы алырга язсын”, - диде Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе.
99 яшьтә булуына карамастан, Гали ага ураза тота. “Тота алганда тотам әле”, - дип кенә әйтә ул. “Ураза тоту сугыш вакытында күргәннәр белән чагыштырганда берни түгел”, - ди аксакал.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)