«Ярдәм» фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды
29 января 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәгендә сукырлар һәм аз күрүчеләр өчен тернәкләнү курслары башланды. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курслар Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып һәм «Ярдәм» хәйрия фонды матди ярдәме белән тормышка ашырыла.
Бу – күрү буенча инвалидлар – күрмәүчеләр һәм аз күрүчеләргә юнәлтелгән «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты кысаларында планлаштырылган биш курсның өченчесе.
Әлеге курсларга ихтыяҗның шактый югары булуын исәпкә алып, бу юлы Үзәк 45 кеше урынына барлыгы 50дән артык кешене кабул итәчәк.
Традицион рәвештә, бер айлык курсларга Россиянең төрле төбәкләреннән – Саратов, Тверь, Курган, Ульяновск, Кемерово, Оренбург, Волгоград, Мәскәү, Свердловск өлкәләреннән, Пермь һәм Ставрополь крайларыннан, Башкорстан, Марий Эл, Дагыстан, Ингушетия Республикаларыннан, шулай ук Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр килде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)