Арча хәзрәтләре Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга броньланган машина сатып алган
9 января 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Арча хәзрәтләре Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән солдатларга ярдәмгә броньланган “Газель” машинасы сатып алган.
Бүген иртән иртүк алар автомобильне мөфтияткә алып килде. Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм тагын берничә имам “Газель”нең ачкычын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырды. Очрашу вакытында хәзрәтләр Мөфтигә әлеге эшне ничек оештырулары турында сөйләде.
Автомобиль имамнар акчасына сатып алынган. Мондый карар район имамнары җыелышларының берсендә кабул ителгән. Алар махсус хәрби операция зонасына автомобиль алып җибәрергә карар кылган. Моның өчен кирәк булган акчаны 70 тән артык имам-хатыйб атна дәвамында җыеп тапшырган. Әлеге машина солдатларны госпитальгә озату, азык-төлек, су, медикаментлар илтү өчен файдаланылыр дип көтелә. Якын арада машина махсус хәрби операция зонасына озатылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: dumrt.ru
Источник: https://tnv.ru/tat/news/dean/366239-archa-kh-zr-tl-re-tatarstannan-mobilizatsiyal-ng-n-soldatlarga-bronlangan-mashina-satyp-algan/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)