Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Апас районы Кече Болгаер авылында берьюлы җиде гармунчы мәйдан тотты

Апас районы Кече Болгаер авылы мәдәният йорты бакчасында “Гармун моңы – йөрәк җыры” район фестиваленең авыл этабы узды.

“Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале Апас районы мәдәният бүлеге фәрманы белән өченче тапкыр үткәрелә. Беренче тур авылларда узса, гармунчыларны алда зона һәм район этабы көтә.

“Әлеге бәйрәмгә теләп әзерләндек, шөкер, авылыбызда гармунчы-баянчылар бар икән әле. Күрше авыллардан да гармунчылар чакырдым, барысына да зур рәхмәт. Гармунны дусты иткән олысы-кечесе бәйрәмгә ашкынды, биетте дә, җырлатты да, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Кече Болгаер авылы мәдәният йорты мөдире Хәлимә Айнуллина.

Хәлимә Айнуллинаның мәдәният йортын җитәкли башлавына быел 30 ел тула. Авылдашлар өчен ул һәрдаим төрле чаралар, концерт-спектакльләр оештыра, ансамбльләр һәм түгәрәкләр җитәкли.

“Әлеге бәйгенең максаты борынгыдан килгән гармун моңнарын, халык җырларын югалтмыйча, яшь буынга ишеттерү, тапшыру”, - диде Зур Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.

Бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, кайткан кунаклар, күрше авыллардан да җыелдылар. Тамашачыларга Хәлимә Айнуллина, Ләлә Фәйзуллина, Гөлүсә Гайфуллина гармунга багышланган җырларын бүләк итте.

Күп төрле бәйгеләр лауреаты, лаеклы ялда булган ханымнардан оешкан “Ядкяр” ансамбле чыгышын тамашачылар җылы кабул итте.

Авылдашларыбыз Нурәхмәт Низамов, Рәшит Гәрәев, Айдар Хәйруллин, авылыбыз кияүләре Исхак Фәйзуллин, Альберт Насретдинов, күрше Тәтеш районы Әтрәч авылыннан Васил Юнысов һәм “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестиваленең былтыргы лауреаты Рамил Зарифуллин кич буе җыелган халыкны җырлатты да, биетте дә.

“Бүген без яшьлеккә кайттык. Шул хәтле рәхәт, күзгә яшьләр килә. Безнең заманда караокелар юк иде, кичке уен булсын, бәйрәм булсын, гармунга биедек тә, җырладык та. Күр әле, гармунга нихәтле күңелле итеп җырлашып утырдык”, - диде Хәмдия Сабирова.

Килгән һәр тамашачы өчен самавырда кайнар чәй кайнады, кайнар коймак пеште. Рузилә Шакирова олысын-кечесен чәй эчертеп, кунак итте.

“Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале һәр авыл җирлегендә узып, 8 августта Иске Йомралы мәдәният йортында зона туры үтәчәк. Иң-иңнәр исә 30 август – республика көнендә Апаста Гала-концерт сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Фестивальнең җиңүчеләре дә шул көнне билгеле була.

Апас районында 150гә якын гармунчы яши. Фестивальдә шуның 60тан артыгы катнаша.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"