МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Яшел Үзәндә «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-конкурсы үтте

Күптән түгел 1нче лицейда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетың Яшел Үзән бүлекчәсе, мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган II төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-конкурсы үтте. Бу бәйге татар телен, сәнгатен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, төрле милләт кешеләрендә, республикада һәм чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләрдә сәнгатькә кызыксыну уяту, иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау максатыннан оештырылган иде, дип яза район матбугаты.

Фестиваль-конкурска мөхтәрәм кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетың Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова, «Ак калфак» татар хатын-кызларының оешма җитәкчесе Гөлинә Саттарова, «Сәйдәш» мәдәни үзәге «Акчарлак» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Гомәр Сәлахов чакырылган иде.

Лицей директоры Светлана Кудрявцева музыка дөньясының гаҗәеп булуын, фестиваль-конкурсның төрле буыннарны бергә бәйләвен ассызыклады.

«Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-конкурсы мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгышы белән башланып, өлкән гармунчылар уйнавы белән дәвам итте. Җырлатты да, биетте дә, елатты да моңлы татар гармуны!

Чыннан да, кунаклар, жюри тарафыннан барлык чыгышлар югары бәяләнде. 10нан артык балалар бакчалары, мәктәп иҗат коллективлары һәм ансамбльләр чыгыш ясады. «Акчарлак» ансамбле өлкән яшьтәге гармунчыларының татар гармунында өздереп уйнаулары ямь өстенә ямь бирде. Ә Кайбыч, Югары Ослан гармунчылары чыгышын тамашачылар алкышларга күмде. Сәхнәдә ут уйнатты алар! Чыгышлары да иң югары бәягә лаек булды.

Җиңүчеләргә, фестиваль-конкурсны оештырган укытучыларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетың Яшел Үзән бүлекчәсе, мәгариф идарәсенең дипломнары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды, диелә район хәбәрендә.
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК