Назарбаев янәдән Казахстан яшьләренә кара яулыкларыннан баш тартырга киңәш иткән
27 апреля 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"Мин яшьләрне кисәтәм: без казахларга хас булмаган кара яулыклар белән капланырга, чит атрибутларны монда китерергә, үзебезне артка сөйрәргә тиеш түгелбез”, дип җиткергән Н.Назарбаев Астанада чәршәмбе көнне Казахстан халыкларының 25нче Ассамблеясы сессиясендә. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.
"Башны артка борып алга барырга ярамый. Теләсә-нинди ташка абынып, башсыз калырга мөмкинсең. Ягъни, бүгенге көнгә туры килми торган бөтен нәрсәдән баш тартырга, үзебездә булган стереотиплардан баш тартырга тиешбез", - дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы.
Моңа кадәр Н.Назарбаев Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре белән очрашуда яшьләрнең дини өлкәдә белемнәре булмауга игътибарны юнәлткән иде.
"Дин өлкәсендә хәбәрдар булмаудан безнең яшьләр сакал җибәрә, чалбар балакларын кисә. Кара киемгә чорналган Казахстан кызлары саны арта бара. Бу безнең халыкка да, традицияләргә дә туры килми. Тыюларны закон дәрәҗәсендә эшләү мөһим. Казахлар матәм вакытында гына кара кием кигәннәр”, дигән иде ул вакытта дәүләт башлыгы.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)