Америкада 2023 елның беренче Сабан туе узды
22 февраля 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Узган ялларда АКШның Флорида штатында 2023 елның беренче Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабан туена шактый халык җыелган. Бирегә Татарстан һәм Башкортстан, Пенза, Оренбур, Чиләбедән килеп урнашкан татарлар килгән.
Сабантуй балалар тарафыннан әзерләнгән “Дуслар йорты” спектаклен тәкъдим итү белән башланып китте. Аннары бәйрәм капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм башка ярышлар белән дәвам итте. Соңыннан исә милләттәшләребез татарча җырлап, биеп күңел ачкан.
Әйтергә кирәк, күпчелек кеше бәйрәмгә милли ризыклар әзерләп килгән. Халык өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, кош теле, бәлешләр белән сыйланып, аралашып яңа элемтәләр булдырган.
Фото: tatar-congress.org
tnv.ru

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)