Элвин Грей Казанда балалар хосписында концерт куйды
25 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Җырчы Элвин Грей Казан хосписында яшәүче җитди авыру балалар өчен концерт куйды. Аны бирегә нәни пациентларының берсе — 15 яшьлек Илдар чакырган. Элвин Грей балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Илдарның әнисе сөйләгәнчә, быел март аенда аның улы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм иткән өчен «Яхшы ихтыярлы бала» исемен алган.
Элвин Грейны хосписта көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концерт башланыр алдыннан җырчы балаларны һәм аларның әти-әниләрен сәламләде. Ул «Салам алейкум», «Туган як», «Пошел налево» кебек иң популяр хитларын башкарды. Дәртле көйләр яшь тамашачыларга ошады — балалар шатланып Элвинга кушылып җырлады, кайберләре хәтта биеде дә.
Тәнәфестә балалар җырчыдан сәхнә тәхәллүсе турында сорады. Элвин Грейның чын исеме Радик Юльякшин бит. «Кечкенә чакта мин «Алые паруса» әкиятен бик яраттым. Анда Грей исемле герой бар иде, ул үзенең яхшылыгы белән истә калды. Мине балачакта бик еш Элвин дип атыйлар иде. Күрәсең, борындыкка охшаганмын, — дип шаяртты җырчы. — Элвин Грей тәхәллүсе шулай килеп чыкты».
Концерт ахырында җырчы «Уфтанма» хитын башкарды. Аннары ул һәр балага бүләк тапшырды. Балалар Элвин белән бергә фотога төште һәм артист аларга автографын бүләк итте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)