Элвин Грейның Азнакайдагы концертыннан 500 кешене эвакуацияләгәннәр
19 декабря 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Элвин Грейның Азнакай мәдәният йортында узган концертыннан 500 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта "Татар-информ"га концерттагы кешеләр хәбәр итте.
Концерт башлангач, 20.30 сәгатьтә мәдәният йортында бомба бар дип шалтыратканнар. Экстрен хезмәтләр килеп, кешеләрне урамга эвакуацияләгән. Бинаны кинологлар тикшергән. Концертка килүчеләрне кайтарып җибәргәннәр.
"Безнең барыбызны да өстәмә ишектән эвакуацияләделәр. Этләр кертеп җибәрделәр. Дөрес мәгълүматмы-юкмы, белмибез.
Беренче тапкыр шундый хәл. Концертны туктаттылар да бөтен зал урамга йөгереп чыкты.
Барысы да паникада, барысы да машиналарга утырып кайттылар. Барысы да әйбәт булыр дип өметләнәм. Менә шулай да була икән", - ди Радик Юльякшин үзе.
Ул концерт залын тикшергән полицейскийларны да төшереп алган.
"Министрлык мəгълүматлары буенча, билгесез номерның хуҗасы психологик диспансерда исəптə торган кеше булып чыкты. Тикшерү эшлəре булачак. Хокук бозучының опекуннары административ җавап тотачак. Эчке Эшлəр идарəсе хезмəткəрлəренең əлеге ситуацияне тиз арада хəл иткəннəре өчен рəхмəтебезне белдерəбез. Килеп чыккан уңайсызлыклар өчен тамашачылардан гафу сорыйбыз", - дип сөйлəде "Элвин Грей" лейблының башкаручы директоры Семён Прошко.
("Интертат")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)