Алтайда вертолет эзләүләре башланып китте.
Бүген иртән коткаручылар Алтай республикасында Турочак районында Телецки күле өстендә югалган Robinson вертолетын эзләүне янәдән башлады. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе хәбәр итә, дип җиткерә ТАСС. Кичә эш җил, томан һәм кар яву сәбәпле авырлашкан. Бүген һава торышы тотрыклы, бу белгечләр эшен җиңеләйтәчәк һәм авиаразведка үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, ди экспертлар. Эзләү эшләренә төрле министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре тартылды, барлыгы 160лап кеше һәм 40тан артык техника, дип хәбәр итә
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе. Исегезгә төшерәбез, вертолет бортында 5 кеше булган. Бер кешенең гәүдәсен күл ярыннан тапканнар.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)