Альмир Абашев Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде
Альмир Абашев 1975 елның 6 декабрендә Казанда туган. «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын, аннары Казан дәүләт медицина академиясенең клиник ординатурасын, неврология, вертеброневрология һәм мануаль медицина кафедрасын тәмамлаган.
Республика вертеброневрология үзәгенең неврология бүлеге мөдире булган. Республика клиник неврология үзәге генераль директоры урынбасары булып хезмәт иткән. Ел ярым дәвамында «Обсерватория» республика балалар туберкулез шифаханәсенең баш табибы вазифасын башкарган. 2003 елдан 2016 елга кадәр 2нче номерлы республика клиник хастаханәсенең баш табибы булган. Аннары өч ел дәвамында Казан федераль университетының медицина-санитария бүлеген җитәкләгән.
2019 елның апреленнән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгының беренче урынбасары.
Исегезгә төшерик, агымдагы елның 6 июнендә 2023 елдан бирле ТР сәламәтлек саклау министры вазифасын башкарган Марсель Миңнуллин вазифасыннан китте. Бу хакта указны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
