"Алмаш" сериалы актеры Энҗе Сәйфетдинова: "Мондый рольне мин беренче тапкыр башкарам"
27 июля 2022
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Көз айларында «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында чыгачак «Алмаш» сериалы геройлары белән таныштыра башлыйбыз.
Энҗе Сәйфетдинованың «Алмаш» сериалында бик үзенчәлекле роль башкарганын сез аның тышкы кыяфәтенә карап та белә аласыз.
«Мондый рольне мин беренче тапкыр башкарам. Бик кызыклы. Бөтен серләрне дә ачып бетермим. Тамашачылар сериалны карап, минем кем икәнне ачыкларлар дип уйлыйм.
Сериал авыл тормышы турында. Авылга кечкенә генә сәяхәт. Мин үзем дә авыл кызы буларак, сценарийне укып чыккач, геройларны үземнең авыл кешеләре белән чагыштырдым. Һәм, әйтергә кирәк, һәрбер авылда да шундый кешеләр һәм шундый кызыклы ситуацияләр була. Шуңа күрә, авыл кешеләренә бу сериал тагын да кызыклырак булыр дип уйлыйм», — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ «Алмаш» дип исемләнгән яңа сериал төшерүгә кереште. Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Сериалда вакыйгалар барган хәзерге заман татар авылы төрле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Төп геройлар — игезәкләр Әмир белән Самир. Һәрберсенең үз максаты, үз серләре бар, әмма килеп чыккан хәлләргә бәйле бертуганнарга урыннары белән алмашырга туры килә. Шул мизгелдән геройларның тормышы үзгәрә башлый.
«Алмаш» сериалы туган җиргә, Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Кемгәдер ул хатирәләрдә генә калган, кемнеңдер әле дә үз авылына барып кайту мөмкинлеге бар, ә кемдер үз җирендә, үз йортында яшәү бәхетенә ия. «Нигез» — ул иртәме-соңмы һәрберебез өчен әһәмиятле булачак мәңгелек кыйммәт.
Проектта төп рольләрне Мөхәммәтҗанов Фәннур, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шакүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкарачак.
«Алмаш» сериалының режиссеры — Алмаз Әкбәров. Сценарий авторы — Альберт Шакиров.
Фото: ТНВ
TNV.RU

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Яраткан җырга тавыш бирү өчен 5533 номерына ТНВ сүзе белән башлап, буш урын калдырып җырның кодын юлларга кирәк. SMS бәясе 11 сум .
1

Ландышлар.
0
Анастасия Макарова
№ 640 493 тавыш
2
Сөю күзләре
0
Илгиз Хәсәншин
№ 641 611 тавыш
3

Беркемем юк синең шикелле
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 642 1250 тавыш
4

Авылкаем
0
Зинира һәм Ризат Рамазановлар
№ 643 2157 тавыш
5

Һәр көнне керәсең төшемә
0
Инсаф Марданов
№ 644 556 тавыш
6

Син минем сулышым.
0
Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар
№ 645 792 тавыш
7

Уклы йөрәк
0
Айдар Галимов Лэйна
№ 646 1327 тавыш
8

Сау бул, авыл
0
Эльвира Уразбахтина
№ 647 292 тавыш
9

Әтиемә.
0
Ямьле
№ 648 521 тавыш
10

Бәйләнмә генә.
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 649 3587 тавыш
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз