Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү режимын үзгәртү турындагы карарны имзалады
11 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләү режимына үзгәреш кертә торган карарны имзалады. Документ эре система барлыкка китерүче оешмаларга эшне яңадан башларга рөхсәт итә һәм зиратларга баруны вакытлыча тыя. Карар тексты Татарстан хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
«2020 елның 11 апрельдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр зиратларга бару тыела, бары тик күмү хезмәтләрен рәсмиләштерү һәм матәм тантаналарында катнашу рөхсәт ителә. Матәм чарасында бер үк вакытта 20дән артык кеше катнаша алмый», диелә документ текстында.
Яңа карар белән Россия Президенты Владимир Путинның «Яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында» боерыгы кагылмаган оешмалар исемлеге киңәйтелгән. 13 апрельдән башлап өзлексез эшләүче оешмалар өчен товарлар ташучы, эшләрне башкаручы һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларга эшне башлау рөхсәт ителә.
Шулай ук Россия Хөкүмәте карары белән кешеләрнең үз-үзләрен изоляцияләүнең катгый режимын үтәргә тиешле авырулар исемлеге расланды. Аңа эндокрин система, сулыш органнары, кан әйләнеше системасы авырулары һәм башкалар кергән.
Аерым алганда, кискен лейкоз, яман шеш, хроник миелолейкоз кебек чирләре булган кешеләр мәҗбүри рәвештә үз-үзләрен изоляцияләү режимын сакларга тиеш. Үз-үзеңне изоляцияләүне шулай ук әгъзаларын һәм тукымаларын күчереп утырту операциясен, шулай ук сидек-җенес системасы авыруларын кичергән татарстанлыларга үтәргә кушылган.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)