Алексей Песошин “Ел хәйриячесе-2018” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
23 апреля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел хәйриячесе-2018” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйгегә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Бәйгедә 80 хәйриячене бүләкләделәр.
“Ел хәйриячесе-2018” республика бәйгесендә “Эре һәм урта предприятиеләр”, “Кече бизнес предприятиеләре”, “Шәхси эшмәкәрләр”, “Коммерцияле булмаган оешмалар”, “Физик затлар”, “Хәйриячеләр фонды” һәм “Массакүләм мәгълүмат чаралары” кебек җиде номинациядә нәтиҗә ясалды.
“12 ел эчендә конкурста 2 меңнән артык бизнес вәкилләре, хәйрия фондлары, физик затлар катнашты. Хәйриянең гомуми суммасы 38 миллард сумга җитте”, - диде Алексей Песошин барлык хәйриячеләрне “Ел хәйриячесе – 2018” бәйгесенең бүләкләү тантанасында. Ул хәйриячелек белән шөгыльләнүче, даими рәвештә төрле социаль проектларны тормышка ашыручы республиканың квант икътисадына аерым рәхмәт әйтте
“Безнең җәмгыятьнең өлгереп җитүенең мөһим индикаторы булып хәйриячелек белән шөгыльләнүче, социаль яктан әһәмиятле мәсьәләрне чишү һәм мохтаҗларга ярдәм итү өчен үз вакытларын һәм акчаларын сарыф итүче – үсүче республика халкы тора”, - диде Алексей Песошин.
Татарстан Премьер-министры барлык хәйриячеләрне “2018 ел хәйриячесе” дигән мактаулы исем алулары белән тагын бер кат ихлас котлады. “Игелеклелек, юмартлык һәм мәрхәмәтлелек өчен чын йөрәктән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең үрнәк кешеләрдә уңай энергия уята, игелекле эшләрдә катнашу шатлыгы бирә. Тагын бер кат барыгызны да котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек телим!” – диде ул.
Алексей Песошин “Камаз” ГАҖ (Яр Чаллы), “Татэнерго” АҖ (Казан), В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ (Әлмәт муниципаль районы), “ТАИФ” ААҖ (Казан), “Бәхетле” ҖЧҖ (Казан), “Таттелеком” ГАҖ (Казан), “Казан вертолёт заводы” ГАҖ (Казан), “АК БАРС” БАНК ГАҖ (Казан), “Татэнергосбыт” АҖ (Казан), “Нәфис” компанияләре төркеме (Казан) һәм башкаларга бүләк тапшырды.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)