Алексей Песошин эш сәфәре белән Кытайга килде
15 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре белән Кытайга килде. Анда «Бер пояс - бер юл» инициативасы кысаларында өлкә һәм тугандаш шәһәрләр башлыкларының Халыкара форумы эшли башлый. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Форум Россия белән Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге елы кысаларында оештырылды. Сәүдә-икътисади, авыл хуҗалыгы, медицина, мәдәният, туризм, фән, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү буенча кайбер презентация чаралары каралган», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Шулай ук Кытайга сәфәр кысаларында Алексей Песошин Сычуань провинциясе губернаторы Инь Ли әфәнде белән очрашу планлаштыра.
«Бер пояс — бер юл» концепциясе гамәлдәге һәм яңа сәүдә юлларын, шулай ук Үзәк Азия һәм Европа илләрен бәйләүче икътисади коридорларны булдыруны һәм үстерүне күздә тота.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)