Алдагы ике елда татар теле һәм әдәбиятыннан яңа дәреслекләр федераль исемлеккә кертеләчәк
9 ноября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Алдагы ике елда татар теле һәм әдәбиятыннан яңа дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү ниятләнә. Бу хакта Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.
Аның әйтүенчә, бүген Татарстан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятыннан федераль исемлеккә кертелгән 64 дәреслек һәм экспертиза үтеп, шул исемлеккә кертелүгә әзер булган 49 уку кулланмасы файдаланыла.
“Туган телләрне укыту методикаларын камилләштерү максатыннан, хәзерге вакытта дәүләт теле буларак татар теленнән якынча укыту программасы әзерләнде. Туган (татар) тел һәм татар әдәбияты буенча 1-9 сыйныфлар өчен якынча укыту программалары экспертиза үтеп, якын арада каралачак”, - диде Илсур Һадиуллин.
Аның сүзләренчә, якынча программалар нигезендә, Мәгарифне үстерү институты, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты автор коллективлары яңа буын уку-методик комплектларын эшләүгә керешкән. Сыналганнан соң, бу дәреслекләр федераль исемлеккә кертүгә тәкъдим ителәчәк.
“Хәзер мәктәпләрдә татар телен ата-аналар сайлавы буенча укыталар. Белем бирү оешмалары үзләре программа сайлый. Яңа дәреслекләргә килгәндә, галимнәр татар телен начар һәм яхшы белгән рус телле аудитория өчен дәреслек язу белән шөгыльләнә. 2019 елда башлангыч мәктәп, 2020 елда 5-9 сыйныфлар өчен чыгар дип уйлыйм”, - дип ачыклык кертте Илсур Һадиуллин.
Ул, яңа технологияләр турында сүз барганда, барлык предметлардан дәреслекләр алмашыначагын әйтте. Яңа дәреслекләрдә күбрәк сөйләм теленә игътибар биреләчәк.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)