Алдагы көннәрдә Казанда аномаль җылы һава торышы булачак
Галим сүзләренә караганда, бүген һәм иртәгә Татарстан башкаласында һава торышы үзәге Көнбатыш Себердә урнашкан антициклонның көнбатыш перифериясе белән билгеләнәчәк. Әмма аннан соң кояшның атлантик циклон йогынтысында болытлы һава торышы көтелә.
19 мартта, төнлә -2 градус, ә көндез +3 градуска кадәр җылы көтелә. Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 20 мартта төнлә 0 градус булуы көтелсә, көндез +4 градус фаразлана. Шул ук вакытта болытлы булачак һәм яңгыр явуы ихтимал.
Гомумән алганда, язның беренче ае явым-төшемнәр күләме буенча да, һава температурасы буенча да аномаль булачак, диде Переведенцев. «24 мартка кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска югарырак булачак. Март инде явым-төшем нормасын арттырып үтәде. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, агымдагы айда 34 мм явым-төшем булды инде», - дип аңлатты ул.
Россия синоптиклары фаразына караганда, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Казанда вакытлыча явым-төшемнәр булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары -2 градуска кадәр төшәчәк. 21 мартта көндез исә һава +4 градуска кадәр җылыначак, 22 мартта +3 градус җылы булачак.
Шимбә көнне, 23 мартта, явым – төшем көтелми, бераз салкынайта: төнлә һава температурасы -1 градус, көндез +2 градус була. Якшәмбе көнне, 24 мартта кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшемнәр көтелә. Көндез һава +3 градуска кадәр җылыначак.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
