Алабугада Заманча этносәнгать музее ачыла
Яңа музей шәһәрнең тарихи үзәгендәге сәүдәгәр йортында урнашкан. Аның икенче катында 2016 елның октябреннән башлап Заманча этносәнгать залы эшләп килә.
Дөньяның төрле илләре авторлары тарафыннан иҗат ителгән иң яхшы рәсем сәнгате әсәрләре, графика һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен күрсәтү өчен яңа мәйданчык булдыру ихтыяҗы күптән килеп туган. 2006 елдан алып Музей-тыюлык Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән сәнгать проектлары һәм арт-симпозиумнар үткәрә башлый. Чаралар, үз чиратында, 2010 елдан соң халыкара статус һәм этник юнәлеш ала. Бу вакыт эчендә проектларда 25 илдән 745 оста катнашкан.
2016 елдан башлап музей-тыюлык арендага алынган залларда күргәзмәләр оештырып килде. Заманча этносәнгать музее өчен махсус бина сатып алуга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә ирешелде. Республика җитәкчесе ике ел элек музей залының беренче кунагы булган. Яңа музей этно-арт-проектларда катнашучыларның 100дән артык рәсем һәм графика эшләреннән торган уникаль коллекциясен тәкъдим итә. Икенче күргәзмә күренекле испан рәссамы Роза Серра скульптуралары белән таныштырачак.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы үткәрә башлаган барлык арт-проектлар тарихи хәтерне, милли үзенчәлекләрне саклау, этноара диалогны үстерү максатларын күздә тота. Анда катнашучылар бу елларда 1200 дән артык әсәр иҗат иткән, алар музей-тыюлыкка бүләк ителгән һәм заманча сәнгать әсәрләренең уникаль коллекциясе буларак Россиянең музей фондына кертелгән.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
