МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Актанышның "Агыйдел" коллективы федераль каналда югары бәя алды

Берничә көн элек Татарстанның «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле НТВ каналындагы «Страна талантов» тапшыруында катнашкан. «Агыйделчеләр» биредә «Ай, былбылым» халык җырына бию башкарганнар. Федераль каналда милли рухлы чыгышны югары бәяләгәннәр. Моның турыда Актаныш район газетасында эшләүче хезмәттәшләребез яза.

«Агыйдел» - Актанышта эшләп килүче Дәүләт ансамбле. Андагы егет-кызларның иҗатында татар һәм башкорт гореф-гадәтләре, мәдәнияте чагылыш таба.

«Страна талантов» программасында Россиянең төрле почмагыннан килгән җыр-бию коллективлары, проффесиональ һәм үзешчән артистлар, һәвәскәрләр катнаша. Тапшыруның максаты - илебезнең милли төрлелеген, киңлеген һәм халыкларның дуслыгын күрсәтү. Җырчы, халык артисты Надежда Бабкина, Россиянең атказанган артисты Егор Дружинин, "Поедем поедим!" тапшыруы алып баручысы Федерико Арнальди һәм эстрада җырчысы Ярослав Сумишевский иҗади номерларга бәя бирде. Тапшыруны танылган җырчы, актер Алексей Воробьев алып бара.

«Агыйдел» ансамбле чыгышыннан соң, Надежда Бабкина милләттәшләребез белән соклануын белдергән: «Сез барыгыз да Актаныш авылында яшисезме? Искиткеч! Бу гадәти булмаган, оригиналь бию! Башкару техникасы гаҗәеп! Костюмнарыгыз да "тәмле"! Профессиональ чыгыш! Мәгърур Агыйдел елгасының чын чагылышы сез», - дип әйткән ул якташларыбызга.

"Сәхнә костюмнарына гына карагыз, ә башкару культурасы... Гадәттә мондый биючеләр үзәккә, башкалага барырга омтыла, чөнки башкалада профессиональ башкаручыларның каймагы җыела. Менә бу географияне бераз үзгәртергә иде. "Агыйдел" биючеләрен Актанышка барып карасыннар иде. Бүгенге тапшыруда Татарстанда Казаннан башка, искиткеч биючеләре булган Актанышның да барлыгын белдек" - , дип соклануын белдергән хореограф Егор Дружинин.
Источник: https://tnv.ru/tat/news/mednet/317275-aktanyshny-agyydel-kollektivy-federal-kanalda-yugary-b-ya-aldy...
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК