ак бул, соңгысы булмасын: тау шуганда истә тотарга кирәкле 6 КАГЫЙДӘ
11 января 2021
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Елны күңелсез хәбәрләрдән башлыйбыз. Ял иткәндә тюбинг, “ватрушка”ларда шуып, зыян күргән кешеләр турында берничә хәбәр чыкты. Хәтта өч яшьлек сабыйның гомере өзелү турында да хәбәр иттек. Кызганыч, һәрдаим искәртеп торсак та, мондый очраклар ел саен кабатлана. Төрле тән җәрәхәтләре алып, сәламәтлекләренә зыян килүче кешеләр, аеруча балалар күп.
Бу турыда табиблар да әледән-әле кисәтеп тора. Алар фикеренчә, “ватрушка” сәгатенә 100 км тизлек җыярга сәләтле, шул ук вакытта аның тормозы да юк. Анда утырып биек таудан төшеп киткән кешенең тормышы куркыныч астында. Аның юлында очраган кешеләргә дә куркыныч яный.
Тюбинглар артык шома һәм җиңел булу сәбәпле, астына эләккән кечкенә генә әйбердән дә аны бик каты “сикертә”, моның нәтиҗәсендә, кеше бик нык имгәнергә мөмкин.
Ата-аналарга, гомумән, тюбингта шуарга яратучыларга табиблар үз киңәшләрен җиткерә:
1. Балаларны үзләрен генә шуарга җибәрмәгез. Бергә барган очракта да, кечкенә балаларны ялгызын гына утыртып төшереп җибәрүдән сакланыгыз. Куркыныч урыннарга бармаска тырышыгыз.
2. Артык текә таулардан, трамплин булган урыннардан тюбинг белән шуу куркыныч.
3. Агачлы урыннарда, машина йөри торган юл кырыйларында шуудан да сак булыгыз.
4. Таудан төшкәндә бер-бер артлы шактый ара калдырып шуу ышанычлырак, чөнки тюбинглар бәрелешергә мөмкин.
5. Бер генә кешегә исәпләнгән ватрушкага берничә кеше утыру тыела.
6. Тюбингны машинага бәйләргә, таудан төшкәндә паровоз ясап бер-берсенә тактырырга кискен рәвештә тыела.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Ватаным Татарстан

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)