“Ак Барс” уенчысы тимераягына бәрелеп кергән алка җиңелүгә китерде
17 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
“Тантнефть-Арена” Боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы белән Финляндиядән килгән “Йокерит” командасы уены "Ак Барс”ның җиңелүе белән төгәлләнде.
Беренче период. Беренче егерме минутлык тәмамланырга 30 секунд кала “Йокерит” хоккейчысы Карл Столлери, алка кертеп, исәпне ачып җибәрде (0:1).
Икенче период. Унҗиденче минутта “Ак Барс” уенчысы Джастин Азеведо исәпне тигезләштерде (1:1)
Өченче период. Икенче минутта, күпчелектә уйнаганда, үзенең төгәл бәрүе белән Иржи Секач “Ак Барс” командасын алга чыгара алды (2:1). Исәп үзгәргәннән соң “Йокерит” уенчылары һөҗүмнәрен кискенәйтергә тырыштылар. Хәтта, капкачы белән бергә-бер чыгып, алка кертү мөмкинлеге дә будырдылар, ләкин Эмиль Гарипов капканы саклап кала алды. Унҗиденче минутта “Йокерит” командасы, күпчелектә уйнап, исәпне тигезләштерә алды (2:2). Период бетәргә ике минут кала “Йокерит” командасы алга чыкты, алка “Ак Барс” уенчысы Станислав Галиев тимераягына бәрелеп керде (2:3).
Командалар составы:
"Ак Барс":
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма;
Зарипов – Ткачев – Галиев, Юдин – Абросимов;
Лукоянов – Попов – Потапов, Яруллин – Марков;
Клинкхаммер – Бурмистров – Глухов (Кара).
"Йокерит":
Калниньш (Запольски);
Йоэнсуу – Норман – О’Нилл, Кивистё – Лепистё;
Йормакка – Плэтт – Н. Йенсен, Столлери – Грант;
Иконен – Маннинен – Мозес, Й. Йенсен – Лёв;
Пильстрём – Ниеми – Анттила.
Киләсе уенны “Ак Барс” “Татнефть-Арена" бозында Уфаның “Салават Юлаев” командасына каршы үткәрәчәк. “Ак Барс” – “Салават Юлаев” матчлары халыкта Яшел дерби (дерби – кискен принципиаль каршылык) исемен йөртә. Чираттагы Яшел дерби бу сезонда беренче тапкыр Казанда үтәчәк. Соңы тапкыр бу ике команда Башкортстанда 14 сентябрь көнне очрашкан иде. Ул уенда “Ак Барс” буллитлар буенча 4:5 исәбе белән җиңү яулады.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)