“Ак Барс” хоккейчылары буллитлар сериясендә “Металлург”ка җиңелде
24 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Магнитогорск шәһәрендә “Металлург”ка каршы уйнады. “Ак Барс”ка бу сезонда беренче тапкыр буллит бәрергә туры килде, ләкин буллитларда “Металлург” өстен чыкты һәм әлеге уенда җиңде. Матч исәбе – 1:0.
Беренче период. Уенның ундүртенче минутында “Металлург” капкачысы Василий Кошечкин җәрәхәтләнде, аңа алмашка Станислав Галимов чыкты. Галимов – 2008 һәм 2009 елларны “Ак Барс” составында Гагарин кубогын җиңгән капкачы. Хәзер ул “Металлург”та уйный. Әлеге периодта ике команда капкасы да “коры” калды, алка кертүчеләр булмады.
Икенче период башында “Металлург” капкасын сакларга кабат Василий Кошечкин чыкты. Бу период та голларсыз үтте.
Өченче период уртасында “Ак Барс” һөҗүмчесе Владимир Ткачёв, көндәш команда уенчысы Егор Коробкин белән бәрелешүдән соң, бозга уңышсыз егылды. Владимир Ткачёв үзе тора алмады, аны носилкада алып киттеләр.
Өч период исәбе – 0:0, өстәмә биш минут вакыт (овертайм) бирелде, анда да голлар булмады, уенчыларга буллит бәрергә туры килде. Буллит бәрү сериясендә “Металлург” өстен чыкты.
Командалар составы:
“Металлург”:
Кошечкин (Галимов);
Мозякин – Нестрашил – Паршин, Антипин – Береглазов;
Потехин – Расмуссен – Козун, Минулин – Яковлев;
Дорофеев – Локтионов – Кулёмин, Дронов – Матушкин;
Коробкин – Любимов – Тимкин (Рожков), Зайцев.
“Ак Барс”:
Биләлов (Рейдеборн);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Лямкин;
Ли – Основин – Фисенко, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Глухов), Журавлёв.
“Ак Барс”ның киләсе уены Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үтәчәк. “Ак Барс” Казахстанның “Барыс” командасын кабул итә. Матч 26 октябрь көнне 17:30 сәгатьтә башлана.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)