Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Ак Барс” хоккейчылары җиденче уенны рәттән җиңде

“Ак Барс” хоккей командасы Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Локомотив”ка каршы уйнады. “Ак Барс”ның “Локомотив”ны 2014 елдан бирле җиңгәне юк иде. Бу уенда “Ак Барс” 5:3 исәбе белән өстен чыкты. Бүгенге җиңү “Ак Барс” өчен рәттән җиденчесе булды.

Беренче период. Уенның алтынчы минутында “Ак Барс” сакчысы Роман Манухов алка кертте (1:0). Бу сакчының “Ак Барс” өчен керткән беренче алкасы булды. Роман Манухов бер ел элек “Ак Барс”ка “Локомотив”тан күчеп килгән иде. Гадәттә, хоккейда уенчының мәйданга дөрес кермәве, кагыйдә бозулар һәм башка сәбәпләр белән бәйле туктаулар еш була. Беренче периодта уенны туктатулар аз булды, хоккейчылар бертуктаусыз 8 минут 51 секунд уйнады.

Икенче период. Бишенче минутта “Ак Барс” уенчысы Артём Михеев алка кертте (2:0). Унтугызынчы минутта Артур Каюмов үзенең голы белән “Локомотив”ның артка калуын киметте (2:1).

Өченче период. Унынчы минутта Владимир Ткачев “Ак Барс” өчен алка кертте (3:1). Уникенче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Джастин Азеведо “Локомотив” капкасына видеокабатлаудан соң гына саналган голын кертте (4:1). Уналтынчы минутта “Локомотив” уенчысы Артём Ильенко күпчелектә уйнаганда алка кертте (4:2). Унтугызынчы минутта көндәш команда капкачыны алтынчы уенчыга алмаштырды һәм Андрей Локтионов “Локомотив” өчен алка кертә алды (4:3). Период тәмамланырга 14 секунд кала “Ак Барс” һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер буш капкага алка кертте (5:3).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Азеведо – Зарипов, Яруллин – Марков;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Батыршин – Абросимов;
Глухов – Попов – Галиев, Манухов - Постма;
Ткачев – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

“Локомотив”:
Коновалов (Салак);
Локтионов – Контиола – Е. Аверин, Афанасьев – Накладал;
Апальков – Ильенко – Картаев, Елесин – Кронвалль;
Юртайкин – Алексеев – Кудрявцев, Осипов – Н. Аверин;
Каюмов – Иванов – Коваленко (Слепец), Черепанов.

“Ак Барс” хоккей командасының составында үзгәрешләр бар. “Ак Барс” һөҗүмчесе Александр Бурмистров Уфаның “Салават Юлаев” командасына җибәрелә. “Салават Юлаев”тан аңа алмашка Вячеслав Основин, Александр Ляхов һәм Савелий Кувардин күчеп килә. Ахыргы тапкыр Казанның хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән уенчы “Салават Юлаев”ка 16 ел элек күчкән булган.

“Ак Барс” капкачысы Владислав Подъяпольский Континенталь хоккей лигасының йолдызлары матчында катнашачак. Шулай ук, бу чарага “Ак Барс”тан сакчы Пол Постма чакырылган. КХЛ йолдызлары матчы хоккей йолдызлары атнасы кысаларында 20 гыйнвар көнне Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәреләчәк.
Киләсе уенны “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Череповец шәһәренең “Северсталь” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 3 декабрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"