“Ак Барс” хоккейчылары Екатеринбург командасын отты
15 Октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда "Ак Барс" хоккей командасы Екатеринбургның "Автомобилист" хоккейчыларын кабул итте. "Ак Барс" әлеге матчта 3:1 исәбе белән отты.
Матчка Казанның хоккей командасы әле “Ак Барс” түгел, ә “Урицкий исемендәге спорт клубы” атамасын йөрткәндә уйнаган хоккейчылар килгән иде. “Урицкий исемендәге спорт клубы”ның иң яхшы һөҗүмчеләре Геннадий Маслов һәм Сергей Столбун әлеге уенны алканы символик ату белән башладылар.
Беренче период. Бишенче минутта "Автомобилист” һөҗүмчесе Дэн Секстон исәпне ачып җибәрде (0:1).
Икенче период. Унынчы минутта Камил Фазылҗанов бәрүеннән соң Вячеслав Основин “Ак Барс”өчен гол кертте, исәп тигезләште (1:1). Унсигезенче минутта “Ак Барс” хоккейчысы Мэтт Фрэттин алка кертте һәм командасын алга чыгарды (2:1).
Өченче период. Унынчы минутта Эмиль Галимов алканы “Автомобилист” капкасына бәрде. Капкачы алканы тотып өлгергәнче тагын бер өстәп бәрергә дип Владимир Ткачёв та килеп җиткән иде, шул вакытта алка капкага кереп урнашты, гол Галимов исеменә язылды (3:1).
Командалар составы:
“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Журавлёв;
Фисенко – Основин – Воронков, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Глухов), Фазылҗанов.
"Автомобилист":
Коварж (Гросс);
Доус – Литовченко – Мэйсек, Березин – Трямкин;
Белоусов – Холланд – Секстон, Гуркин – Василевский;
Обидин – Кучерявенко – Голышев, Мамкин – Вишневский;
Мозер – Попов – Сетдиков (Колесников), Валитов.
“Ак Барс” киләсе уенын да Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда үткәрәчәк. “Ак Барс” Хельсинкиның "Йокерит" командасын кабул итәчәк. Уен 17 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз