“Ак Барс” һөҗүмчесе Данис Зарипов “Торпедо”га каршы уенда рекорд куйды
29 ноября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Түбән Новгород шәһәреннән килгән “Торпедо”га каршы уйнады. Җиңүне 5:1 исәбе белән “Ак Барс” яулады.
“Ак Барс” – “Торпедо” матчында Данис Зарипов рекорд куйды. Аның Россия чемпионатларында уздырган уеннар саны 1164кә җитте. Моңа хәтле иң күп уеннар саны Алексей Калюжныйда булган – 1163.
Ун ел “Торпедо”да уйнап, узган сезон башында гына “Ак Барс” командасына күчеп килгән Алексей Потапов туган хоккей клубына каршы уйнады. Моңа хәтле “Торпедо”га каршы өч уен рәттән Потапов алка кертә алган иде. Бүген, кызганыч, бу традиция бозылды.
Беренче период. Уен башында ук, 17нче секундта, “Ак Барс” һөҗүмчесе Джастин Азеведо исәпне ачып җибәрде (1:0). Унберенче минутта Артём Михеев бәрүеннән соң Артём Лукоянов “Ак Барс” өчен алка кертте (2:0).
Икенче период. Җиденче минутта Джастин Азеведо, “Торпедо” капкасына тагын бер алка кертеп, дубль ясады (3:0). Тугызынчы минутта Канада хоккейчысы Джастин Азеведо уңышын Артем Лукоянов кабатлады, ул да бу уенда үзенең икенче алкасын кертте (4:0). Унөченче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер алка кертте (5:0).
Өченче период. Дүртенче минутта “Торпедо” хоккейчысы Дамир Җәфәров алка кертте (5:1). Шулай итеп, ул көндәш команда тарафыннан бердәнбер кертелгән алканың хуҗасы булды.
Командалар составы:
“Ак Барс”:
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Азеведо – Зарипов, Яруллин – Марков;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Батыршин – Абросимов;
Глухов – Попов – Галиев, Манухов - Лямкин;
Ткачев – Свитов – Клинкхаммер (Кара).
“Торпедо”:
Тихомиров (Костин);
Паршин – Миле – Җәфәров, Хольм – Боди;
Саболич – Галузин – Кейлоф, Баранцев – Сергиенко;
Шенфельд – Макаренко – Веряев, Волченков – Коробов;
Смолин – Сёмин – Сетдиков (Марковин), Родионычев.
Киләсе уенны “Ак барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. “Ак Барс” – “Локомотив” матчы 30 ноябрь 19:00 сәгатьтә башлана.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)