“Ак Барс” 800нче уенында җиңү яулады
31 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы 800нче уенында Владивостоктан килгән “Адмирал”ны җиңде. Уен “Ак Барс” файдасына 2:0 исәбе белән төгәлләнде.
Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Континенталь хоккей лигасында 800нче уенын үткәрде. Лигада әле бер хоккей командасының да аның хәтле матчта катнашканы юк. 800 матчның 647се даими чемпионатта, 153е плей-оффта уйналган. “Ак Барс”ның 800нче уенын карарга команданың элеккеге тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та килгән иде.
Уен кыска арага йөзү буенча дөнья чемпионы, 2012 елгы Олимпиаданың бакыр медале иясе Владимир Морозовның алканы символик рәвештә атуы белән башланды. Бу тиздән Казанда узачак йөзү буенча ярышларга бәйле. 1 – 3 ноябрьдә йөзү буенча FINA Дөнья кубогы этабы, 5 – 10 ноябрьдә Йөзү буенча Россия чемпионаты (25 метрга) узачак.
Беренче периодта алка кертүчеләр булмады.
Икенче период. Унөченче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Патрис Кормье исәпне ачты (1:0).
Өченче период. Уен ахырына 27 секунд калганда, “Ак Барс” һөҗүмчесе Вячеслав Основин гол кертте (2:0).
Командалар составы:
“Ак Барс”:
Биләлов (Рейдеборн);
Азеведо – Кормье – Петров, Лямкин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Ожиганов;
Фрэттин – Основин – Ли, Педан – Хенкель;
Кара – Глухов – Фисенко (Воеводин), Журавлёв.
“Адмирал”:
Красоткин (Олкинуора);
Коннов – Вихарев – Бакош, Альмквист – Осипов;
Глазачев – Мерескин – Воронин, Бобряшов – Дьяков;
Ломако – В. Стрельцов – А. Стрельцов, Мищенко – Козловский;
Лисин – Петров – Бутузов (Дельнов), Ибәтуллин.
Киләсе уенны “Ак Барс” Түбән Камада “Нефтехимик”ка каршы үткәрәчәк. Татарстанның ике хоккей командасы 2 ноябрь көнне көч сынашачак. Матч 17:30 сәгатьтә башлана.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)