Аида Гарифуллина Американың “Хәерле иртә Америка” тапшыруында чыгыш ясады
Тапшыруның алып баручысы журналист Джордж Стефанопулос Аида Гарифуллинаны футбол буенча үткән дөнья чемпионатындагы чыгышында караганнарын әйтә. “Мин Аида Гарифуллинаның итальян җырчысы Андреа Бочелли белән дә җырлаганын тыңладым. Һәм, ниһаять, Аида безнең тапшыруда да тәүге тапкыр чыгыш ясый”, - диде ул.
Аида Гарифуллина Инстаграм битендә Америка телевиденисендә чыгыш ясавын уңышлы үтте дип бәяләгән. “Хәзер инде йокыны туйдырсаң да була. Иртә таңнан чыгыш ясаган юк иде әле, әмма миңа бик тә ошады”, - дип язган ул.
Аида Гарифуллина 30 гыйнварда Нью-Йоркның Метрополитан-опера театры сәхнәсендә Моцартның “Дон Жуан” операсында Церлина партиясен башкарачак. Шул ук операда Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков та җырлар дип көтелә. Аида сүзләренчә, әлеге опера театры дөньяның иң яхшы театрларыннан санала.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
