Актер һәм режиссер Габдулла Кариевка туган ягы Нурлатта һәйкәл куелачак
30 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Тиздән күренекле актер һәм режиссер, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевка туган ягында — Нурлатта һәйкәл куелачак. Бу хакта «Нурлат-информ» район газетасы яза.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин үткәргән Иҗтимагый совет утырышында һәйкәл кую мәсьәләсе төп темаларның берсе булды. Чарада катнашучылар ике мәсьәләне (һәйкәлнең макетын раслау һәм аның шәһәрдәге урынын билгеләү) карады.
Утырышта сынчы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Дресвянников та катнашты. Ул нурлатлыларга танылган футболчы Галимҗан Хөсәенов һәйкәленең (ул шулай ук биредә урнаштырылган) авторы буларак та таныш.
Сынчы Габдулла Кариевка һәйкәл кую идеясе инде күптән туганлыгы, эскизны бер атна эчендә эшләве хакында сөйләде.
Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл куелу ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мөһим вакыйгаларның берсе булачак. Әлегә һәйкәлнең кайда урнаштырылачагы хакында сорау ачык кала. Нурлатлылар Instagram социаль челтәрендә әлеге уңайдан үз тәкъдимнәрен җиткерә ала.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)