Аксубай игенчеләре бөртекле культураларны җыюга кереште
29 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында, республикада беренчеләрдән булып, "Аксу Агро" агрофирмасы игенчеләре бөртекле культураларны җыюга кереште. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Нива" бүлекчәсендә (Кисы авылы артында) урнашкан алты йөз гектардан артык арпа участогы калганнарыннан да иртәрәк өлгергән. Беренче көнне 40 гектар суктырганнар, икенче көнне иртәдән үк алты комбайн эшли.
Алар белән тәҗрибәле экипажлар идарә итә. Кыр корабларының техник торышына шикләнергә туры килми – алдагы көнне аларның тулы әзерлеген тикшерү узды. Комбайннар, бункерларны яңа уңыш белән тутырып, алтын кыр буйлап салмак кына һәм ышанычлы баралар.
– Арпа уңышы гектардан 30 центнердан артык тәшкил итә, - дип сөйләде авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илхать Яруллин. - Ашлыкның беренче партиясе (450 тонна) терлекчелектә, югары сыйфатлы азык әзерләү өчен файдаланылачак.
Икмәк төялгән автомобильләр агрофирманың сөт комплексына җибәрелә. Ә ул кышын сыерлар өчен алыштыргысыз туклыклы азык булачак. Мондый әзерлекнең уңай ягы бөртеклеләрне иртә җыюга китерә. Урып-җыю никадәр иртәрәк башланган саен, иртәрәк тәмамланачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)