Аксубай егете Хабаровскида Җиңү парадында катнашачак
9 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Аксубай районының Яңа Үзи авылы егете Булат Әхмәтвәлиев 24 июньдә Ерак Көнчыгышның иң ерак ноктасы — Хабаровскида узачак хәрби парадта катнашырга әзерләнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Булат Кораллы Көчләр сафына 2019 елның 2 июлендә чакырыла. Армиягә кадәр ул Яр Чаллы педагогия институтының физик тәрбия бирү бүлегендә белем алган.
Солдат формасы кигән беренче көннәреннән үк ул үзен үрнәк итеп күрсәтә, ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый. Шулай ук ул җыр сәнгатенә гашыйклыгын да югалтмаган. Үзе хезмәт иткән хәрби частьтә оештырылган концертларда катнашу шуның ачык бер мисалы булып тора.
Әти-әнисе улларында чын сугышчыларга хас иң яхшы сыйфатларны гына тәрбияләгән. Булатның Әфган сугышын узган сугышчы-интернационалист әтисе улының үз алдында торган барлык хәрби бурычларны намус белән үтәячәгенә шикләнми.
«Без улыбыз белән телефоннан сөйләшер, аның тавышын ишетер өчен, ял көннәрен көтеп алабыз. Булатның солдат тормышы әйбәт бара, ул үзе хезмәт иткән хәрби часть турында бары тик уңай фикердә. Аның өчен күңелебез тыныч. Бу көннәрдә Булат Хабаровскта Җиңү парадында катнашырга әзерләнә», — дип сөйли солдатның әнисе Талия ханым.
Фото: гаилә альбомыннан
Тулырак: «Авыл таңнары»

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)