Ачык һавада аш-су пешерү серләренә “Секреты татарской кухни” өйрәтә
29 августа 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кем нинди тәмле пешерү ысулларын белә һәм аларның татар халык ашларын моңарчы әзерләгәне булганмы? Татар халык аш-су осталыгы белән таныштырган “Секреты татарской кухни” тапшыруы күптән оешкан гадәт буенча үзенең җәйге чыгарылышларын ачык һавада һәм хозур табигать белән янәшәдә уздыра.
Табигать кочагында пешерелгән тәмледән-тәмле татар халык ашларының ничек әзерләнгәнен сез соңгы чыгарылышларда “Яңа Гасыр” телеканалы экраннары аша күзәтә килдегез. Моңа кадәр тапшыру редакциясе Алексеевск районының Биләр шәһәрчегенә юл тотып, андагы халыкның кунакчыллыгына һәм аш-су әзерләүгә булган югары осталыгына инанып кайтты. Беренче тапшыруларда ук чын татарча итеп кыздырылган бәрәңге янына табигать сулышын алып үскән яшелчәләр туралды. Алга таба Биләр кунаклары чын татарча казылыкның ничек әзерләнүе белән таныштылар. Әйтергә кирәк, редакция вәкилләре дә тапшыруны төшерү мәлендә үзләре өчен кызык булган бик күп яңалык ачып кайттылар. Хәзерге чыгарылышлар Чистай аш-су осталарының пешерү сәләтен билгеләүгә йөз тота, чөнки шушы ай тапшыруларында чистайлылар тәмледән-тәмле чын татарча тәм-томнар әзерләргә җыена. Мондый сокландыргыч әзерләү серләрен сез “Секреты татарской кухни” тапшыруының алдагы чыгарылышларын карап белерсез.
Татар халкының милли аш-су серләренә өйрәткән “Секреты татарской кухни” тапшыруын “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында көндәлек рәвештә 11:30 сәгатьтә карагыз.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)